Районыбызныћ Дусай авылында туган. Сугышка кадђр колхоз рђисе булып эшли. 1941 елдан Бљек Ватан сугышында катнаша.
Районыбызныћ Дусай авылында туган. Сугышка кадђр колхоз рђисе булып эшли. 1941 елдан Бљек Ватан сугышында катнаша. Б.Салихов Кызыл байраклы 121 нче Рыльско-Киев укчы дивизиясенећ, 574 нче Львов укчы полкыныћ 1 нче миномет ротасы расчет командиры, старшина буларак, бу аяусыз кљрђш кырында авыр яраланса да, аныћ ќуйганчы фашистларныћ ут нокталарына миномет белђн ут яудыруын дђвам итђ. Бары тик госпиталь палатасында гына операциядђн соћ аћына килђ. Госпитальдђн аны њзенећ дивизиясенђ ќибђрђлђр. Кызыл Армия џљќњмгђ књчеп, Мђскђњ яныннан фашистларны кире какканнан соћ, Б.Салихов подразделениесе Курск дугасына озатыла. Бу сугышта ул “Батырлык љчен” медаленђ лаек була. Ул хезмђт иткђн дивизия Днепрга кадђр ќитђ џђм алар Днепрны беренчелђрдђн булып кичђлђр. Салихов Киев шђџђрен штурмлауда катнаша, Украина авылларын дошманнардан азат итњдђ књрсђткђн батырлыгы љчен Кызыл Йолдыз ордены, шулай ук II, III нче дђрђќђ Дан орденнары белђн бњлђклђнђ. 1945 елныћ 15 нче гыйнварында њзенећ миномет расчеты белђн фашистлар оборонасын љзњдђ катнаша, дошманныћ 2 пулемет ноктасын, 10 солдатын, сугыш кирђклђре тљялгђн йљклђрен юк итђ џђм њзебезнећ пехота гаскђрлђренђ алга барырга юл ача. 16 нчы гыйнварда дошманныћ сугыш кирђклђре тљялгђн 4 йљген, 10 автомашинасын, 18 гитлерчыны юк итђ. Бу бђрелештђге кыюлыгы, тђвђккђллеге џђм батырлыгы љчен Бадыйк Салихов СССР Югары Советы Президиумыныћ 1945 елныћ 29 нчы июнендђге указы белђн 1 дђрђќђ Дан ордены белђн бњлђклђнђ. Сугыш бетњен ул Чехословакиядђ каршылый. Мђскђњдђ Ќићњ парадында катнаша. Фронттан кайткач, туган авылына колхоз рђисе булып эшли. Сугышта алган яралары аны џђрвакыт эзђрлеклђп тора. Батыр солдат ял итњне белми. 1956 елда ул вафат була. Кабере Дусай авылы зияратында.
|